1.5 грамм мәк саламы экстракты алынды

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе
Татарстан эчке эшләр министрлыгының “Мәк” оператив-профилактик операциясе вакытында Казанда Мусин урамында ведомстводан тыш сакчылык хезмәткәрләре эшләми торган 26 яшьлек ир кешенең үзен сәер тотуына игътибар итәләр. Аның кесәсеннән тарта торган катнашма салынган пакет табыла.

Әлмәттә шундыйрак шартларда 32 яшьлек эшсездән 1,5 грамм мәк саламы экстракты алына. Бу фактлар уңаеннан РФ җинаять кодексының 228 маддәсе 1нче өлеше буенча (наркотик матдәләрне законсыз саклау) җинаять эше кузгатылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International