Әлмәттә энцефалит талпаны кадалу фактлары теркәлгән

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе
Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә бөҗәкләрнең кешеләргә ешрак һөҗүм итә башлавы турында сөйләделәр. Узган атнада гына Татарстанда шундый 309 очрак теркәлгән. Ел башыннан бирле ул канечкечләрдән 2563 кеше зыян күргән, шуның 618е балалар. Узган елның шул ук чорында талпан тешләү очраклары 1964 булган (балалар 145). Тешләнүчеләрнең иң күп өлеше Казанда.

Талпанның үзеннән бигрәк ул тарата торган энцефалит вирусы хәтәр. Татарсан башкаласында инде 4 вирус йөртүче ачыкланды. Экспертлар Әлмәттә дә вируслы 3 талпан таптылар. Балык Бистәсе һәм Югары Ослан районнарында да шулкадәр. Лаеш һәм Яшел Үзән районнарында икешәр, Балтач, Яңа Чишмә, Питрәч районнарында берәр очрак теркәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International