Шәһәр күлендә коенырга рөхсәт

2014 елның 9 июле, чәршәмбе
Сулыкларның коенырга тартып торган чагы. Әмма күп кешеләр коенырга рөхсәт ителмәгән урыннарда да суга керәләр. Ә бу фаҗигале хәлләргә дә китерә. 6 июльдә Зәй елгасында 15 яшьлек үсмер батып үлде. Салкын суда малайны көзән җыерган, ә елгада коткаручылар юк. Иптәшләре малайны судан алып чыкканнар, ләкин инде соң булган.

Әлмәт районы буенча МЧС идарәсе башлыгы Валерий Грезнев бүген хәбәр иткәнчә, районда ике генә урында – шәһәр буасында һәм Кичучат сусаклагычында коенырга рөхсәт ителә. Быел шушы ике сулык кына коену сезонына рөхсәт алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International