Шәһәр төзелеше советы утырышында

2014 елның 9 июле, чәршәмбе
Кичә Мәҗит Салихов җитәкчелегендә шәһәр төзелеше советының чираттагы утырышы булды.

Сүзне “Алсу” һәм “Яшьлек” микрорайоннарыннан башладылар. Шәһәрнең баш архитекторы Алмас Идрисов биналарның фасадларын бизәү һәм аларны бүленгән территориядә гармонияле ансамль барыкка килерлек итеп урнаштыру уңаеннан кызыклы фикерләр әйтте.

Төзелә торган “Лента” гипермаркетының фасады, Хәрби дан йорт төзү, Нефтьчеләр урамы төзелешен дәвам итү, Объездная урамында автоүзәк төзү, Грузинская урамында кибет төзү, Гафиятуллин урамында сәүдә үзәге планы һәм башка мәсьәләләр каралды, кайбер проектлар кире кагылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International