16 яшьлек үсмер махсус саклау урыныннан автомобиль алып киткән

2014 елның 9 июле, чәршәмбе
8 июльдә Әлмәттә шаккатарлык хәл булды. 16 яшьлек үсмер төнлә каравыллана торган машина кую урынына үтеп кергән һәм автомобиль урлап чыккан.

Егет кисәге машинаны төнлә урлап чыгарга булган. Башта урамда каравылчы юкмы икәнен караган, аннары биек металл капка өстеннән кергән. Машинаны кабыза алган, стоянка территориясеннән койманы бәреп чыккан. Каравылчылар югалтуны иртән 6 сәгатьтә беләгәннәр, полициягә хәбәр иткәннәр. Берничә сәгатьтән полиция хезмәткәрләре автомобильне шәһәрнең хосусый секторыннан тапканнар.

Хәзер үсмердән эшнең ничек булуы турында сорау алалар. Полициягә ул яхшы таныш: бер ел инде ПДНда исәптә тора, аның белән күп тапкыр профилактик әңгәмәләр үткәрелгән. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Бүген иртән полициянең дежур бүлегенә тагын бер машинаны урлаулары турында хәбәр иттеләр. Совет урамындагы йорт ишек алдыннан “ВАЗ-2109” автомобилен алып киткәннәр. Анысын урман полосасында янып беткән хәлдә таптылар. Бу җинаятьне ясауда шикләнелгән ике яшь кеше тоткарланды. Берсе балигъ булмаган яшьтә, икесе дә урлашу һәм машина алып китү өчен хөкем ителгән булганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International