Әлмәт районында кыргый киндер юк ителә

2014 елның 9 июле, чәршәмбе
Чираттагы рейд вакытында метр ярымга кадәр буйлы киндернең Түбән Мактама бистәсе территориясендә (“Әлмәтнефть” идарәсенең 32416нчы скважинасы янында) үсүе ачыкланды. Габдрахман авылы тирәсендә киндерне беркадәр чапканнар, ләкин калганы да байтак әле. Хуҗалык корылмалары артында зыянлы үсемлек шаулап утыра. Авыл башлыгы Өлфәт Усманов “Ярыш” хуҗалыгы җитәкчеләрен киндерне бетерергә дип берничә тапкыр кисәткән, моны раслап торган хаты да бар. Тайсуган авыл җирлеге территориясендә дә киндер кешедән биек булып күтәрелгән.

Кыргый киндернең төрле урыннарда үсеп чыгуын контрольдә тотарга, кичекмәстән тамырын корытырга кирәген авыл башлыклары беләләр, әмма кайбер урыннарда еш кына чарасын күрмиләр. Ә моның өчен ун меңнән йөз мең сумга кадәр штраф салынырга да мөмкин бит.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International