Әлмәттә “Миокард инфаркты белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтүдә заманча ысуллар” дигән семинар булды

2014 елның 9 июле, чәршәмбе
8 июльдә медсанчасть базасында “Миокард инфаркты белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтүдә заманча ысуллар” дигән районара өйрәтүле семинар булды. Анда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш кардиологы, Россия кардиология җәмгыятенең вице-президенты, профессор, м.ф.д. Альберт Галявич катнашты.

Семинарга Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Зәй, Лениногорск, Сарман, Яңа Чишмә, Чирмешән, Ютазы, Нурлат, Аксубай районнарыннан баш врачларның дәвалау эше буенча урынбасарлары, кардиологлар, терапевтлар, анестезиолог-реаниматологлар, ашыгыч ярдәм станцияләре врачлары һәм фельдшерлары чакырылган иде.

Семинарда медсанчастьның кардиология бүлеге мөдире Диларә Таһирова республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында миокард инфаркты булган пациентларга медицина ярдәме оештыру турында доклад сөйләде, сөйләгәнен медсанчасть шартларында дәваланган пациентлар буенча статистик мәгълүматлар белән баетты.

Альберт Галявич миокард инфарктын диагнозлау һәм дәвалауга заманча якын килү турында доклад тәкъдим итте. Район вәкилләре профессорның “Миокард инфаркты һәм инфаркттан соңгы хәл” дигән монография-кулланмасын алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International