Әлмәттә төзү предприятиеләре арасында һөнәри осталык конкурслары башланды

2014 елның 9 июле, чәршәмбе
Әлмәттә төзү предприятиеләре арасында һөнәри осталык конкурслары башланды. Алар 9 июльдән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Бүген Әлмәт политехник техникумы базасында штукатурларның осталык бәйгесе булды. Конкурс комиссиясе әгъзалары катнашучыларның кимүенә борчылу белдерделәр. Быел “АИСК” һәм “Арслан” компанияләреннән 4 команда көч сынашты. Яшьләре 20 дән 45 кә кадәр, һәр командада 2шәр кеше. Аларга күрсәтелгән өслекне штукатурлау өчен 1 сәгать вакыт бирелде. Бәя биргәндә эшнең сыйфаты һәм башкару вакыты, материаллар чыгымы, махсус кием һәм куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәнлеккә таныклык булуы исәпкә алынды. Практикадан соң конкурсантлар 15 минут эчендә 30 теоретик сорауга җавап бирергә тиеш булдылар.

Конкурсның нәтиҗәләре турында бераз соңрак хәбәр итәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International