Татарстанның күп халкы республикада президентлыкны саклап калырга тели – Фәрит Мөхәммәтшин

2014 елның 9 июле, чәршәмбе
Татарстан Республикасы башлыгы атамасын үзгәртү мәсьәләсе турында тагын бер кат федераль үзәк белән сөйләшергә кирәк. Мондый фикерне матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде. Исегезгә төшерик: бүген Казанда IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының йомгаклау сессиясе уза.

“Без бу закон Дәүләт Думасы тарафыннан үз вәкаләтләрен арттырып кабул ителгән дип саныйбыз, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Сүз, Россия Конституциясенең хакимият структурасын һәм парламент атамасын, субъект башлыкларын, башкарма хакимият җитәкчеләрен субъектлар үзләре билгели, дип язылган маддәсе турында бара”. ТР Дәүләт Советы Рәисе шулай ук искәрткәнчә, Татарстан – федераль үзәк белән килешүгә ия бердәнбер субъект.

“Без карарбыз, әлегә әйтүе кыен. Бу мәсьәлә федераль үзәк белән тагын бер кат сөйләшүләр темасы булырга тиеш дип уйлыйм”, - диде ул.

“Халыктан президентлыкны саклау турында мөрәҗәгатьләр күп килә, шул исәптән республикадан читтә яшәүче татарлардан коллектив мөрәҗәгатьләр килә”, - дип белдерде ТР ДС Рәисе Ф.Мөхәммәтшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International