Татарстанда 100 балл җыючылар саны 3,5 тапкырга кимегән

2014 елның 9 июле, чәршәмбе
Агымдагы елда, үткән ел белән чагыштырганда, БДИ фәннәре буенча 100 балл алганнарның саны бермә-бер кимегән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте.

Үткән елда 416 укучы иң күп балл алган булса, быел бары тик – 122 кеше. Химия буенча күрсәткечләрнең бик нык начарлануы билгеләнгән, үткән елда 216 укучы 100 балл алса, быел – 29. Шулай ук, былтыргы белән чагыштырганда, информатикадан (үткән елда 40 - быел 0), биологиядән (21-1), математикадан (15-4), инглиз теленнән (18-1), физикадан (36-10) 100 балл җыючыларның кимүе билгеләнгән.

Быел рус теленнән нәтиҗәләр уңай якка үзгәргән: 2013 нче елда бу фән буенча 100 баллны 60 укучы җыйса, 2014 нче елда – 69. Шулай ук география буенча вазгыять уңай якка үзгәргән: былтыр 100 балл җыючы гомумән булмаса, быел алар – дүртәү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International