Әлмәттә тәртип сакчылары мотоцикл урлаучыны тоттылар

2014 елның 9 июле, чәршәмбе
Әлмәт полицейскийлары мотоцикл урлап алып китүчене тоттылар, транспорт чарасы иясенә кайтарылды. Ә мотоциклны яшь бер кеше алып киткән икән: дуслары белән аракы эчкәннән соң мотоциклда җилдереп алырга уйлаган.

Бәхеткә каршы, төнге тәртип бозучыны ЮХИДИ хезмәткәрләре күреп алган һәм тоткарлаган. Ул чакта мотоцикл урлаучы берни дә аңлатырлык хәлдә булмаган, аны полициянең дежур бүлегенә китергәннәр. Соңрак, айный төшкәч, ул үзенең дус-ишләре белән исерткеч эчемлекләр эчүен хәтеренә төшерә, калганын инде полиция хезмәткәрләре сөйләвеннән белә.

18 яшьлек егет кич белән тимер атын берничә минутка гына подъезд янында калдырган икән. Саклык чаралары күрмәгән, әле кабызу ачкычын да шунда калдырган: утыр да кит!

Мотоөиклны алып киткән 19 яшьлек егет беркайда да эшләми, элегрәк кеше талаган өчен хөйкемгә тартылган булган. Җинаять эше кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International