Әлмәт районында капиталь ремонттан соң ФАП ачылды

2014 елның 8 июле, сишәмбе
Бүген Ерсубайкино авылында район башлыгы Мәҗит Салихов катнашында фельдшерлык-акушерлык пунктын капиталь ремрнттан соң тантаналы ачу булды.

“ТР президентының башлангычы белән 2012 елда республикада 2012-2016 елларга халыкка башлангыч медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү программасы башланган иде, - диде Мәҗит Салихов. – Быел шул программа кысаларында Әлмәт районына республика бюджетыннан 17 миллион сумнан артыграк акча бирелде”.

2013 елда Ерсубайкино авылындагы ФАПта 100 мең сумга 7 тәрәзә конструкциясе алыштырылды. Капиталь ремонт ясау “Татнефть” компаниясенең финанс ярдәме аркасында мөмкин булды. Пунктның түбәсе яңадан ябылды, веранда ясалды, койма коелды, бинаның эчендә ремонт эшләре башкарылды. Үзәктән су китерү системасына ялганды, септик җиһазланды, территория тәртипкә китерелде. Ремонт эшләренең подрядчысы “Рось” төзү компаниясе булды (җитәкчесе Леонид Чучелов).

Бу көнне капремонт эшенә өлеш керткән төзүчеләргә, медицина хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары, почет грамоталары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International