Казанда универсиада үткәрүнең экономик эффекты 10,8 млрд сум тәшкил итте

2014 елның 8 июле, сишәмбе
Казанда универсиада үткәрүнең экономик эффекты 10,8 млрд сум тәшкил итте. Бу хакта бүген ТР хөкүмәтендә брифингта универсиаданың башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, Универсиаданың төбәк, шәһәр үсешенә йогынтысы нәтиҗәләре махсус тикшерелгән.

Азат Кадыйров Универсиаданың экономик эффекттан тыш шәһәргә башка төрле экономик һәм социаль файдалар китерүен билгеләп үтте. Кыска вакыт эчендә 23 шәһәр юлы, 11 транспорт чишелеше, 41 җәяүлеләр чыгу урыны, 73 шәһәр урамы төзелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International