Әлмәт волонтерлары үтүчеләргә дуслар бүләк иттеләр

2014 елның 8 июле, сишәмбе
5-6 июльдә Әлмәттә “Йөрәгеңне ач” дигән волонтерлык хәрәкәте тарафыннан оештырылган иясез җәнлекләр хәйрия ярминкәсе булды. Бу быел шундый 4нче акция инде. Узган өч ярминкәдә 30дан артык җан иясе өйле-хуҗалы булды. Ленин урамында “Лямуррр” кибете янында ачык һавада 17 песи һәм 1 көчек үзләренең хуҗаларын көтте. Беренче көнне яңгыр явып торды, ә күргәзмә оештырылган урындагы йорт хуҗалары аңа мөнәсәбәтләрен тәрәзәләрдән йомырка ыргытып белдерделәр. Әмма яңгыр да, усал ниятле кешеләрнең гамәлләре дә күргәзмәне өзә алмады.

Күргәзмә оештыручылар барлык җәнлекләрнең дә сәламәт, прививка үткән булуын аңлаттылар. Песи баласын өйләренә алган яңа хуҗалар контактларын, паспорт мәгълүматларын күрсәтеп шартнамәгә кул куялар, шул рәвешле волонтерлар эт-песиләрнең язмышын күзәтеп тора алалар, консультация бирәләр, вакыты җиткәч стерилизация үтәргә ярдәм итәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International