Әлмәттә полицейскийлар машина урлауда шикләнелгән ике ир кешене тоткарладылар

2014 елның 8 июле, сишәмбе
Ведомстводан тыш сакчылык хезмәткәрләре автомобилҗ урлауда шикләнелгән ике кешене тоткарладылар. Иртән 4сәгать тирәсендә полицейскийлар кыеш-мыеш килеп барган ВАЗ-21043 автомобиленә игътибар итәләр. Рульгә эчкән кеше утырган булырга мөмкин дип, алар машинаны туктатмакчы булалар. Әмма машина йөртүче полицейскийларның сигналына игътибар итми. Артыннан куып, машинананы Мәрҗәни урамындагы бер йорт ишек алдына кертеп туктаталар. Машинаның кабызу йозагы йолкып алынган, үткәргечләр турыга ялганган булып чыга. Салондагы ике ир-ат икесе дә эчкзн хәлдә, икесе дә элек хөкем ителгән булганнар.

Полиөия хезмәткәрләре автомобильнең хуҗасын ачыклап, аңа машинасын урлап алып китүләре турында хәбәр итәләр. Ә ул машинасы ишек алдында тора дип тыныч кына йоклап ята икән.

Хәзер бу очрак уңаеннан җинаятҗ эше кузгату мәсҗәләсе карала. Гаеплеләргә 7 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү яный.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International