Әлмәт сәүдә-экономика техникумын тәмамлаучыларга диплом тапшыру тантанасы булды

2014 елның 8 июле, сишәмбе
7 июльдә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында Әлмәт сәүдә-экономика техникумын тәмамлаучыларга диплом тапшыру тантанасы булды.

Яшь белгечләрне уку йортын уңышлы тәмамлау белән район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры Ильяс Сәлахов, сәүдә һәм җәмагать туклануы оешмалары вәкилләре, Әлмәт, Бөгелмә, Казан уку йортларыннан килгән кунаклар һ.б. тәбрикләде.

Наҗия Хәйдәрова муниципаль хезмәт институты белән кушылганнан соң техникумның хезмәт күрсәтү һәм җәмәгать туклануы өлкәсендәге матур традицияләрен тагын да үстерүен, яшьләргә белем һәм тәрбия бирүнең яңа заманча формаларын үзләштерү мөмкинлеге алуын билгеләп үтте. Үткән елларда техникум 16 мең белгеч әзерләп чыгарды.

Ильяс Сәлахов укытучылар коллективына рәхмәт әйтте, техникумны тәмамлаучыларга алдагы тормышларында уңышлар теләде.

Чараның тантаналы өлеше бүләкләү һәм техникум тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру белән тәмамланды. Студентлар көче белән әзерләнгән концерт номерлары күңелле бүләк булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International