Медсанчасть пенсионерлары Зөя һәм Чистай шәһәрләренә бардылар

2014 елның 8 июле, сишәмбе
Үткән ялда “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастеның бер төркем пенсионерлары Чистай-Зөя маршруты буйлап мавыктыргыч экскурсиядә йөреп кайттылар, бу шәһәрләрнең бик бай тарихы белән таныштылар.

Чистай шәһәрендә пенсионерлар Бөек Ватан сугышы елларында шунда яшәгән Борис Пастернак музеенда булдылар.

Бай тарихлы Зөя шәһәрендә медицина ветераннары XVI - XIX гасыр архитектура истәлекләрен, борынгы чиркәүләрне карап йөрделәр. Яшьләре шактый зур булса да, пенсионерлар ардык дип тормадылар, бөтенесен дә күрергә, хәтердә калдырырга омтылдылар. Көннең матур, кояшлы булуы да бик ярады.

Пенсионерлар экскурсиядән бик канәгать калдылар, шундый кызыклы чара оештырган өчен баш врач Мөнир Закирҗановка ихлас рәхмәтләрен юлладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International