Ведомствоара антитеррористик комиссия утырышында

2014 елның 8 июле, сишәмбе
7 июльдә район башлыгы Мәҗит Салихов рәислегендә район ведомствоара антитеррористик комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

Утырышны ачып, район башлыгы Рамазан аенда мәчеткә йөрүчеләр саны елдан ел артуын, шунлыктан әлмәтлеләрнең иҗтимагый иминлеген тәэмин итү, Ураза бәйрәме үткәргәндә экстремистик күренешләргә юл куймау зарурлыгын әйтеп үтте.

Полиция бүлеге башлыгы Дамир Гарипов һәм ФСБ бүлеге җитәкчесе Владимир Зимин шәһәрдәге һәм райондагы оператив обстановка торышы турында хәбәр иттеләр, Рамазан аенда кешеләр җыела торган урыннарның антитеррористик сакланышы, балаларның дини лагерьларында тәрбия эшенә контроль тәэмин итү турында сөйләделәр.

“Әлмәт-Водоканал” ААҖ генераль директоры су белән тәэмин итү объектларын террор актларыннан саклау чаралары белән тәфсилләп таныштырды.

Ахырдан комиссия тиешле карар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International