Әлмәттә олы кешеләрне диспансерлаштыру дәвам итә

2014 елның 7 июле, дүшәмбе
Бөтен халыкны гомуми диспансерлаштыру авырулар белән башлангыч стадияләрдә нәтиҗәлерәк көрәшү өчен әһәмиятле.

Райондагы һәр кеше өч елга бер тапкыр диспансерлаштыруда катнаша ала. Әгәр дә сезгә быел 21, 24, 27... яшь тула икән, сезнең диспансерлаштыру үтәргә хокукыгыз бар. Диспансерлаштыру түләүсез башкарыла, моның өчен торган урыныгызда поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әлмәт районында 2013 елга Диспансерлаштыру программасы нигезендә 24961 кеше диспансерлаштырылды, шуларның 84%ы – хезмәт яшендәге кешеләр, 23%ы – авыл кешеләре.

Гражданнарның 11%ында беренче тапкыр хроник йогышсыз чирләр табылды, Татарстан буенча бу күрсәткеч – 9%.

Диспансерлаштыру эш сәгатьләрендә үтә, шуңа күрә эш бирүчеләрнең үз кешеләрен эштән аерасы килеп тормый. Хезмәт законнарында каралганча, эш бирүче диспансерлаштыру үтәргә теләгән кешене эштән җибәрергә, ул көнне эш көне итеп санарга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International