Автомобиль тора, ә ягулык яна...

2014 елның 7 июле, дүшәмбе
Хәзерге техниканың мөмкинлекләре ягулык карталарыннан файдаланудагы кыңгыр эшләрне ничек тә ачыкларга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, “Татнефть” компаниясенең контроль системасы Азнакай УТТсында бер картадан газ урлауларын, Баулы УТТсында 3 картадан дизель ягулыгын тиешсез максатта файдалануларын ачыкларга мөмкинлек бирә.

Азнакайдагы транспорт предприятиесеннән полиция бүлегенә апрель һәм май айларында билгесез кешееләрнең ягулык картасыннан законсыз файдаланып, 23 тапкыр сыек газ алганлыклары турында гариза керә. Тикшерү нәтиҗәсендә барлыгы 990 литр газның читкә “агуы”, предприятиегә 15 мең сумга якын зыян килүе ачыклана. УАЗ автомобилен йөртүчегә беркетелгән карта белән башта машина мастерскойда ремонтта торганда, аннары шоферы авырган көннәрдә ягулык алганнар икән. Шофер үзе, карта машинада калган да, аны билгесез кешеләр файдаланган, дип бара. АЗС видеоматериалларын тҗикшерү нәтиҗәсендә урланган ягулыкны алучылар ачыклана, алар Актүбә бистәсеннән такси йөртүчеләр булып чыга. Чынлыкта аларга картаны шофер үзе ягулыкның литрына 10ар сум түләү шарты белән биргән икән.

Хәзер эш судка китте. Эшеннән чыгарылу, китерелгән зыянны түләү бер хәл, ягулык урлаучы 80 мең сумга кадәр штрафка тартылырга яки ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International