“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 7 июле, дүшәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Хәерле көн, Мәҗит Хаҗипович! Миндә ике сорау туды. Әйтегез әле, без балалар бакчасында төркем бүлмәсен ремонтлаган өчен акча түләргә тиешме? Без бит инде болай да аз түләмибез. Икенче сорау. Геофизическая урамында, 15 йорт, кайчан нормаль тротуар булыр икән? ЖЭУ-11дән килделәр, тишек-тошыкларга бетон салдылар да, шуның белән эш бетте. Хәзер бетон куба. Йөрерлек түгел, бала-чагага да куркыныч. Бөтен йорт белән үтенәбез, зинһар шунда асфальт җәйдертегез әле.

Җавап: Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре җирле бюджет хисабына тотыла. Ата-аналарның акчаларын җәлеп итү бары тик ирекле шартларда, кешеләрнең үз теләге белән генә эшләнергә мөмкин. Башкача булганда, мондый хәлләр өчен мәгариф учреждениеләренең җитәкчеләре персональ җавап тота.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International