Химия кызыктырган...

2014 елның 7 июле, дүшәмбе
Май аеның бер көнендә “Татнефть-Охрана” ҖЧҖ хезмәткәрләре Түбән Мактама урамында шик тудырган бер кешене тоткарлыйлар. Ул ГАЗ автомобиле – күчмә дефектология станциясе кузовыннан берничә канистр һәм материаллар төргәге бушатып ята икән. Ике канистрда AGFA концентраты, ә төргәктә шул ук фирманың рентген пленкасы булып чыга.

Бу кадәр “химия” нигә кирәк булган соң? Машина йөртүче аны “Татнефтегазпереработка” идарәсе территориясеннән бер туганының үтенече белән алып чыккан, дөресрәге, урлаган икән, шуңа юнь бәягә сатып җибәрмәкче булган.

Предприятиегә китергән зыян 20500 сум тәшкил итә. Шул уңайдан җинаять эше кузгатылды. Эш урынын һәм тотрыклы эш хакын югалтудан тыш, каракка урлаган әйберенең бәясеннән берничә тапкыр артыграк штраф яный, ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә дә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International