“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 4 июле, җомга
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Исәнмесез, хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович! Аңлатыгыз әле, 1907 елда Әлмәт районында туган бабам Кочемасов Гавриил Матвеевичның туу турында таныклыгының күчермәсен ничек итеп алырга була икән? Алдан ук рәхмәт сезгә.

Җавап: Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының архив бүлегенә гражданнарның туу турында таныклыклары саклауга китерелмәгән. Сезгә ӘМР башкарма комитетының ЗАГС идарәсенә барырга тәкъдим итәбез (Әлмәт, Нефтьчеләр урамы, 8 йорт).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International