Татарстанда 64 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләренең файдаланылмый ятуы ачыкланды

2014 елның 4 июле, җомга
2 июльдә “Татмедиа” ААҖ бинасында “Татарстан Республикаксында авыл хуҗалыгы җирләренә мониторинг йомгаклары” дигән темага матбугат конференциясе булды. Анда Росреестрның ТР буенча идарәсе вәкилләре: җитәкче урынбасары Артем Костин һәм дәүләт җир күзәтчелеге бүлеге башлыгы Илнур Галиев катнашты.

Артем Костин авыл хуҗалыгы җирләренә мониторингның төп йомгакларын игълан итте. Татарстанда 64 мең гектардан артык файдаланылмый ята торган җирләр ачыкланган, шуларның 28,6 мең гектары юридик затларга һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына туры килә, 11,5 мең гектары физик затларныкы, 9.6 мең гектары дәүләт милкендә, 3.1 мең гектары кирәк табылмаган пай җирләре. 2013 елда республикада 54, 5 мең гектар җирнең файдаланылмый ятуы ачыкланган иде. Буш яткан җирләр бигрәк тә Питрәч, Чистай, Әгерҗе районнарына туры килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International