“Алнас”ның яңа техникасы “Славнефть” кеомпаниясе скважиналарында үзен яхшы яктан күрсәтте

2014 елның 4 июле, җомга
“Алнас” заводы “Славнефть” ААҖ компаниясе скважиналарында яңа насос җайланмасын сынауны уңышлы тәмамлады. Яңа техника серияләп җитештерелә башлаячак.

Яңа установка составында югары җитештерүчән 0115 ЭЦНАКИ6-1250 насосы сынау үтте. Җиһаз нормаль эш шартларында 216 тәүлек эшләде, хәзер дә эшләвен дәвам итә.

“Сынауны уңышлы үтү безенң завод инженерлары эшләгән яңа продуктның яхшы сыйфатлы булуын раслый. Якын арада без “Славнефть” компаниясеннән нәкъ менә шушы сериядәге насосларга заказ алырбыз дип ышанам”, - диде “Алнас”ның башкаручы директоры Сергей Саченко.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International