Уяулыкның файдасы тиде

2014 елның 4 июле, җомга
Әлмәт кешесенең уяулык күрсәтүе аркасында Әлмәт полицейскийлары каракның эзенә тиз арада төшә алдылар. 3 июльдә иртән 3 сәгатьтә полиция бүлегенең дежур частена 24 яшьлек егет телефоннан шылтырата, ике ир кешенең Белоглазов урамындагы бер йорт янына куелган “ВАЗ-2114” автомобилен ачарга маташуларын хәбәр итә.

Полиция хезмәткәрләре килеп җитүгә караклар автомобильне ачарга, автомагнитоланы, колонкалары белән арткы киштәне, сабфуберны салдырып алырга өлгергән булалар, шул рәвешле 5000 сумлык зыян китерәләр. Тәртип сакчыларын күрүгә яшь кешеләр урлаган әйберләрен куаклар арасына яшермәкче булалар.

Егетләр икесе дә 22 яшьтә, беркайда да эшләмиләр. Җинаятҗ эше кузгатылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International