Бүген ГАИ көне билгеләп үтелә

2014 елның 3 июле, пәнҗешәмбе
Ел саен 3 июльдә Россиядә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең профессиональ бәйрәме – ГАИ көне ( РФ ЭЭМнең ЮХИДИ көне) билгеләп үтелә.

СССРда Дәүләт автоинспекциясе ХКС карары белән 1936 елда оештырылган иде.

1936 елгы Юл йөрү кагыйдәләрендә болай диелә: “Урамда бөтен хәрәкәт шундый тәртиптә булырга тиеш: җәяүле кул арбасы белән баручыга юл бирә, арба извозчикка, извозчик автомашинага, ә гомуми эш башкаручы машина махсус эш башкаручы машинага һәм автобуска юл бирә”.

1960 елларда СССР Юл хәрәкәте турында халыкара конвенциягә кушыла, бердәм юл хәрәкәте кагыйдәләре СССРда 1961 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International