Элекке иминлек хезмәткәрләре Әлмәттә кибет басканнанр

2014 елның 3 июле, пәнҗешәмбе
Әлмәттә элегрәк бер сәүдә үзәгенең иминлек хезмәтендә эшләгән кешеләр ачкыч яратып кибеткә кергәннәр, киемнәр һәм видеокүзәтү системасын урлап чыкканнар.

Кибет басу турында хәбәр иртән, сатучылар эшкә килгәннән соң алына. Китерелгән зыян 50 мең сум дип бәяләнә.

Җинаятьне тикшерүгә полициянең барлык тышкы һәм оператив хезмәтләре тартыла. Кичкә таба оперативниклар элек бу кибеттә каравылчы булып эшләгән яшь кешеләрнең эзенә төшәләр. Хәзер алар беркайда да эшләмиләр, хөкемгә тартылмаганнар.

Караклар кибеткә ачкыч яратып керүләрен, урлауларын таныдылар. Видеокүзәтү системасын эзләрен яшерү өчен алып киткәннәр.

Урланган әйберләр иясенә кайтарылды, җинаять эше кузгатылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International