ТР дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында ТКХ өчен түләүләр саны 70%ка артты

2014 елның 3 июле, пәнҗешәмбе
Елның үткән 5 аенда ТР дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталы аша ТКХ өчен түләүләр саны былтырның шул чоры белән чагыштырганда 70%ка артты.

ТР элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, лицевой счет белән идарә итү сервисы ТКХ өчен түләргә һәм исәпләү приборларының күрсәтүләрен тапшырырга гына түгел, счет-фактураларны һәм түләү тарихын карап барырга да мөмкинлек бирә.

Бу вакытны янга калдырырга да, түләү документларын югалтмый сакларга да мөмкинлек бирә, чөнки түләүләр тарихы ТР дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International