Мәҗит Салихов ТР хөкүмәте каршындагы экономик совет утырышында катнашты
2014 елның 3 июле, пәнҗешәмбе
Кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында Татарстан Республикасын энергия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышынды.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген энергетика хәзерге заман икътисады өчен база тармагы булып тора, диде Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышын ачып. Республикада энергетика объектларын модернизацияләү, шулай ук яңа куәтләрне гамәлгә кертү буенча җитди эш алып барыла. Шулай да, энергетика җайланмаларының физик һәм мораль искерүе актуаль булып кала.
Бүген республиканың энергия системасында электр һәм җылылык энергиясен җитештерүдә 4 компания эшли. Болар: «Генерирующая компания» ААҖ, «ТГК-16» компаниясе, Түбән Кама ТЭЦ һәм Урыссу ГРЭС ТГК.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2013 елда республиканың энергия системасы кулланучыларны энергия белән ышанычлы һәм имин тәэмин итте. Энергетиклар шулай ук Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерлек һәм аны уздыру кысаларында куелган бурычларны тиешенчә үтәделәр. Татарстан Президенты искә төшергәнчә, генерацияләү компанияләре 2013 елда 22,4 млрд. кВт/сәг. электр энергиясе эшләп чыгарды, бу, 2012 елдагы белән чагыштырганда, 6 процентка ким (белешмә өчен: 2012 елда – 24 млрд. кВтч). 2013 елда 26 млрд. кВтч артык кулланылган.
Татарстан Президенты сүзләренчә, 2014 елда куллану 1,8 процентка артырга тиеш. Агымдагы елда электр энергиясен эшләүне арттыру планлаштырылмый.
Безгә бу тармакка җитди инвестицияләр һәм үзгәрешләр кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов, бу электр энергиясенә кытлыкны бетерергә, тарифлар үсешен туктатып торырга ярдәм итәчәк. Моннан тыш, ул билгеләп үткәнчә, бер генә эре проект та электр белән тәэмин итмичә гамәлгә ашырыла алмый.
Татарстан Республикасы кулланучыларын электр энергиясе белән ышанычлы һәм имин тәэмин итү мәсьәләләре турындагы доклад белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дамир Сафиуллин чыгыш ясады.