Татарстан ГТО нормалары тапшыру кертелә башлаячак төбәкләр исәбенә керде
2014 елның 3 июле, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы “Хезмәткә һәм оборонага әзер” программасын кертүне сынап каралачак төбәкләр исәбенә кертелде. Татарстанна башка бу программага Белгород, Ярославль, Владимир, Свердлов, Мәскәү, Смоленск өлкәләре, Красноярск крае, Карелия, Марий Эл, Мордовия һәм Удмуртия керде инде.
“Хезмәткә һәм оборонага әзер (ГТО)” Бөтенроссия физкультура-сәламәтләндерү комплексы турында” указга РФ президенты Владимир Путин 24 мартта кул куйган иде.