Ике көндә Әлмәттә 24 исерек йөртүче тоткарланган

2014 елның 3 июле, пәнҗешәмбе
26-27 июньдә Әлмәттә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау буенча рейд үткәрелде. Анда Казаннан килгән һәм Әлмәт ГИБДД хезмәткәрләре белән бергә полициянең участок уполномоченныйлары, балигъ булмаган яшьтәгеләр белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре, барысы 35 кеше ктнашты.

Рейд барышында 462 юл йөрү кагыйдәләрен бозу факты теркәлде, 24 йөртүче рульгә эчкән килеш утырган өчен тоткарланды, 9 кешенең йөртүче таныклыгы, 5 кешенең ОСАГО иминлек полисы юк иде, 83 кеше иминлек каешын каптырмаган. Моннан тыш йөртүче таныклыгы булмаган 9 скутер һәм мотоцикл йөртүче тоткарланды, 4 мотоцикл тиешле тәртиптә теркәлмәгән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International