Салымнарыгызны түләгез дә тынычлап ял итегез!

2014 елның 3 июле, пәнҗешәмбе
2014 елда физик затларга салымнарны исәпләү тәмамланды. Узган ел белән чагыштырганда аларның үсеше 10% тәшкил итте.

Быел гражданнар, былтыргы кебек үк, милек салымнары буенча салым йөкләмәләре турында бердәм хәбәрнамәләр алдылар. Шәһәрдәге һәм райондагы байтак кешеләрне салым хәбәрләре килгән конвертларда Башкортстан адресы язылган булу гаҗәпсендерде. Әмма монда гаҗәпсенер нәрсә юк. Россиянең федераль салым хезмәтенең карары белән салым документларын басу һәм тарату илдәге берничә үзәктә башкарыла. 1914 елдан башлап салым хәбәрнамәләре, таләпләре, мәгълүмати хатлар Федераль казна идарәсенең Башкортстан филиалыннан җибәреләчәк.

1 июльдә брифингта нәкъ менә шул хакта һәм салымнарны түләү тәртибе турында сүз барды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең экономика буенча урынбасары Айдар Каюмов алып барды.

Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе башлыгы урынбасары Зилә Вафауллина физик затларның җир салымын түләү тәртибе белән таныштырды, быел аның 1 ноябрьгә кадәр түләнеп бетәргә тиешлеген әйтте.

Салым түләү мәсьәләсендә сораулар туган очракта түбәндәге адреска мөрәҗәгать итәргә кирәк: Әлмәт шәһәре, Сөләйманова урамы, 1а, 7нче яки 8нче операция заллары. Кайнар элемтә телефоны 32-21-36, 32-21-13, милеккә салымнар буенча 39-40-83, 39-40-84.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International