Әлмәттә хезмәтне саклау буенча координация советы утырышы булды

2014 елның 2 июле, чәршәмбе
Хезмәтне саклау буенча координация советының утырышына Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесенең урынбасары Ирек Мөхәммәтшин килде. Үзенең чыфгышында ул хезмәт турындагы законнарда булган үзгәрешләр турында сөйләде, быелдан башлап хезмәтне саклау өлкәсендә закон бозулар өчен штрафларның сизелерлек артуын искәртте. Кызганыч ки, быел Әлмәт районындагы предприятиеләрдә травматизм очраклары булып тора. 3 кеше һәлак булган (икесе юл-транспорт фаҗигасы вакытында), 3 кеше авыр җәрәхәт алган. Үткән елның шул ук чорында 1 кеше һәлак булган, 8 кеше авыр җәрәхәт алган.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков 2006 елдан бирле хезмәтне саклау буенча координация советының шәһәрдәге барлык предприятиеләрдә дә эш алып баруын хәбәр итте. Квартал саен шәһәр һәм район предприятиеләренең җитәкчеләрен һәм хезмәтне саклау өчен җаваплы кешеләрен чакырып киңәйтелгән утырышлар үткәрелә.

Район башкарма комитетының белгече атна саен төзелеш объектларында була, хезмәтне саклау турында законнарның үтәлешен тикшерә, закон бозуларны рәсемгә төшерә һәм Төзелеш идарәсе комиссиясенең утырышында хисап бирә.

Утырышта “Роспотребнадзор”ның территориаль белгеч-эксперты Лилия Фәхрисламованың беренче яртыеллыкта эшләнгән эшләр турында һәм РФ Социаль иминият фондының 10нчы филиалы җитәкчесе Раил Нотфуллинның беренче ярты елда фонд тарафыннан түләүләр турындагы докладлары тыңланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International