Әлмәтлеләр ӘМР башлыгы кубогына Бөтенроссия балалар теннис турнирында җиңүчеләр арасында

2014 елның 2 июле, чәршәмбе
ӘМР башлыгы кубогына Бөтенроссия балалар теннис турнирында Уфа, Яр Чаллы, Казан, Алабуга, Чабаксар, Санкт-Петербург, Екатеринбурга, Киров, Әлмәт шәһәрләреннән 16 яшькә кадәрге спортчылар катнашты.

Җиңүчеләр һәм призерлар арасында Әлмәт балалары да бар. 12 яшь һәм аннан кечерәкләр арасында ялгыз разрядта Илья Симакин җиңеп чыкты, Виолетта Бородина 3нче булды. Ә икесе бергә алар парлы разрядта җиңүче булдылар.

16 яшьлекләр һәм аннан кечерәкләр категориясендә 1нче урынны Гадел Гарифуллин яулады, 2нче урында Данила Захаров, кызлар арасында иң яхшы нәтиҗәгә Екатерина Дәүләтова иреште. Екатерина Дәүләтова белән Данила Захаровка парлы разрядта тиңдәшләр булмады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International