Медсанчастьта ясалма кан әйләнеше шартларында йөрәккә 1000нче операция ясалды

2014 елның 2 июле, чәршәмбе
Шул уңайдан “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенеың актлар залында 30 июньдә матбугат конференциясе булды. Анда мәшһүр кардиохирург Ренат Акчурин катнашты. Матбугат конференциясендә шулай ук ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, медсанчастьның баш врачы Мөнир Закирҗанов, кардиохирурглар булды. Ренат Акчурин соңгы 5 елда МСЧның район дәрәҗәсендәге гади бер дәваханәдән зур региональ дәвалау-диагностика үзәге дәрәҗәсенә күтәрелүен билгеләп үтте.

- Иң мөһиме шунда, диде ул, - проектның әһәмиятен тирән аңлап, “Татнефть” компаниясе җитәкчеләре тиз арада яңа хирургия комплексын төзүне тәэмин иттеләр, ул иң заманча техника белән җиһазландырылды, оста белгечләр чакырылды. Монда булган бөтен нәрсә камилләшә, һәм бу бик куандыра. Беренче уңай нәтиҗәләрне күрү үк йөрәккә сары май булып ята.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International