Әлмәттә наркотиклар саклаган өчен 27 яшьлек кеше тоткарланды

2014 елның 2 июле, чәршәмбе
Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре аеруча хәтәр наркотик матдә – ацетиллы опий саклаган өчен 33 яшьлек Әлмәт кешесен тоткарладылар.

Бер гражданның наркотиклар куллануы турында хәбәр оперативникларга июнь башында ук мәгълүм була. Беркадәр вакыт аны күзәтеп торалар, факт раслана. Яшь кешене оперативниклар Сөләйманова урамындагы бер йорт янында тоткарлыйлар. Аңарда эченә сыеклык тутырылган ике медицина шприцы табыла.

Оперативниклар бу ир-егетнең моңа кадәр төрле әйберләр, шул исәптән машина урлаган өчен хөкем ителгән булуын ачыклыйлар. Яшь кеше наркотикны үзем куллану өчен әзерләдем дип бара. Хәзер оперативниклар ул кадәресен җентекләп тикшерә.

Яшь кешегә РФ Җинаять кодексының 228 маддәсенең 1нче өлешендә күздә тотылган җинаять кылуда шикләнелүе турында хәбәр ителде. Бу өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүне күздә тота.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International