Спорт мәйданчыкларын саклап тотарга кирәк

2014 елның 1 июле, сишәмбе
ТР премьер-министрының беренче урынбасары А.В.Песошин катнашында видеоконференция режимында үткән киңәшмә йомгаклары буенча 26-36 июньдә Әлмәт районындагы спорт мәйданчыкларына һәм корылмаларына ревизия ясалды. Ревизия барышында район территориясендә хуҗасыз спорт мәйданчыклары табылмады, булган спорт мәйданчыкларының техник торышы канәгатьләнерлек.

Шулай да тикшерү нәтиҗәсендә Әлмәттә 2013 елда төзелгән 8 спорт мәйданчыгына карата кайбер замечаниеләр бар: спорт мәйданчыкларын мини футбол уйнау өчен агрессив файдалану нәтиҗәсендә спорт зоналарының ихаталары чыдамый, нәтиҗәдә алар сафтан чыга.

Татарстан Республикасы акчасына төзелгән спорт мәйданчыкларын саклабрак тотарга дигән теләк белдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International