Район башлыгы сугыш ветераннарының өйләренә барды

2014 елның 1 июле, сишәмбе
Бүген Мәҗит Салихов ике Бөек Ватан сугышы ветеранының өйләренә барды, аларны туган көннәре белән котлады.

Бәдретдинов Зиятдин Михайлович 1925 елның 1 июлендә Мөслим районының Тегермәнлек авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда эшли башлаган. Сугыш башлангач, ул 1943 елда үзе теләп фронтка китә. 3нче Украина фронтында сугыша, пулеметчы була. Австриягә кадәр барып җитә, шунда аягы яралана. Тыныч хезмәткә 1948 елда гына әйләнеп кайта.

Шул ук көнне Бөек Ватан сугышы ветераны Муралева Вера Васильевнаның да туган көне. Ул Ростов өлкәсендә хуторда туган. Яшьли ятим калып, балалар йортында тәрбияләнгән. Аннары аны ветеринарлар гаиләсе кызлыкка алган. Колхозда эшләгән Вера 1943 елның февралендә үзе теләп сугышка китә. Зенит артиллериясендә хезмәт итә, Венгрия башкаласын азат итүдә катнаша. Сугыш беткәннән соң Львов шәһәрендә эшли. 1950 елда кияүгә чыга, 1953 елда гаиләсе белән Әлмәткә күчеп килә. Пенсиягә чыкканга кадәр ведомстводан тыш сакчылык хезмәтендә каравылчы булып эшли. “Будапештны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре бар.

Район башлыгы ветераннарга ныклы тазалык, озын гомер теләде. Шулай ук аларга чәчкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International