Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органы коллективы себеркеләр бәйләде

2014 елның 1 июле, сишәмбе
ТР президенты кушуы буенча республикада терлекләрнең баш санын саклап калу чаралары күрелә. Әлмәт районында мөгезле эре терлекләр өчен яфрак азык әзерләүгә шәһәр кешеләре, предприятиеләр һәм оешмаларда эшләүчеләр катнаша. Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы хезмәткәрләре “Чагылтау” хуҗалыгына ярдәм йөзеннән 150дән артык себерке бәйләделәр. Яфрак азык әзерләү өчен каен, юкә, тал агачлары файдаланылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International