Әлмәт территориаль органы хәбәр итә

2014 елның 1 июле, сишәмбе
2014 елның 18 июнендә 19.30 сәгатьтә Әлмәт районы полиция бүлеге хезмәткәрләре ТР Госалкогольинспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре белән бергә Әлмәт-Чаллы трассасының 77нче километрында “Лада” автомобилен туктаталар. Рульдә Казахстан Республикасы гражданы Ю.П.Логунов була. Машинаны караганда анда 292 шешә алкогольле эчемлек табыла. Логуновның сүзләренә караганда, эчемлек аның Чаллыда яшәүче дусларының туен үткәрү өчен алынган була.

19 июньдә полиция хезмәткәрләре Әлмәт кешесе В.В.Алексеевны тоткарлыйлар. Ул зират янында 48 шешә алкоголь продукциясен үзенең “Дэу Нексия машинасына төяп маташа. Алексеевның сүзләренә караганда, ул Казаннан кайтышлый эчемлекне Ленино авылы янында КамАЗ автомобиленнән сатып торучы Кавказ кешеләреннән ала. Әмма шунысын әйтергә кирәк, Ленино авылы аша трасса май аеннан бирле ремонтка ябылган, шуңа күрә В.В.Алексеевның сүзләренә ышанып булмый.

Ике очракта да гамәлдәге законнарны бозу фактлары буенча административ тикшерү бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International