Мәктәп яны лагерьлары арасында 7нче мәктәп футбол буенча чемпион булды

2014 елның 1 июле, сишәмбе
Район башкарма комитетының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе мәктәп яны лагерьлары арасында футбол чемпионаты оештырды. Анда 10 команда, 100дән артык малай катнашты. Тантаналы ачу вакытында ярышта катнашучыларны идарә җитәкчесе Геннадий Золкин котлады. Ул балаларны хәрәмләшми уйнарга өндәде, җиңүчеләргә призлар, бүләкләр вәгъдә итте.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә 1нче урынга 7нче мәктәп командасы чыкты. 2нче урында 24нче мәктәп, 3нче урында ЦДЮТ командалары. Барлык командалар да җанатарлары белән килгән иде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International