“Алнас” “Татнефть”кә насослар өчен 300 00нән артык запас частьлар эшләп җибәрәчәк

2014 елның 1 июле, сишәмбе
“Алнас” заводы (Әлмәт) “Татнефть” компаниясенә насосларга кую өчен 300 000нән артык эшче орган җитештереп бирүгә тендер отты. Июль-август айларында гына завод Татарстанның төп нефть компаниясенә 82 мең эшче орган – тәгәрмәчләр һәм аппаратлар эшләп җибәрәчәк.

“Татнефть” – “Алнас”ның стратегик партнеры, без бу компания белән хезмәттәшлекне арттыра барырга омтылабыз. Шуңа күрә хәзер нефть компаниясе җитәкчеләре белән нефтьчеләр өчен запас частьларның консигнацион складын ачу мәсьәләсе карала, - диде заводның директоры Сергей Саченко. – Без ясап бирә торган запчастьларның югары сыйфаты партнерыбызга углеводород чималы чыгаруны арттырырга мөмкинлек бирер дип ышанам”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International