Музей бакчасында чәчәкләр дөньясы

2014 елның 1 июле, сишәмбе
Р.Фәхреддин мемориаль музееның бакчасында 25 төрдә чәчәк үстерелә. Балаларда зәвык тәрбияләү ниятеннән чыгып ел саен чәчәкләр бәйрәме оештырып килгән кунакларга музей бакчасы буйлап экскурсия сөйләдек, исемнәре, төрләре белән таныштырдык. Күпъеллык чәчәкләрне тәрбияләү, үсентедән үрчетеп үстерелә торган чәчәкләрнең серләрен ачтык. Кыз балалар үзләре дә чәчәкләр кебек нәфис булгангамы үзләре дә чәчәкләрне, гөлләрне бик яраталар. Бәйрәмнәр уңаеннан чәчәк бәйләмнәре бүләк иткән вакытта нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген белү дә бик мөһим. Чәчәкләрне үстергән вакытта нинди үзенчәлекләргә игътибар итеп утыртырга кирәклеген өйрәнеп музей бәйрәменә килгән кызлар өй тирәсендә дә чәчәкләр үстерү теләген белдерделәр. Бакча чәчәкләре белән танышканнан соң музей хезмәткәрләре кыр чәчәкләренең, урман чәчәкләренең, сулыкларда үсә торган чәчәкләрнең, матур итеп чәчәк ата торган агачларның төрләрен аңлатып үткәннән соң викторина тәкъдим иттеләр. Балалар бик теләп сорауларга җавап биреп, чәчәк төрләрен санап, шифалы һәм зыянлы үләннәрне аерып, чәчәк рәсемнәрен җыеп, ярышларда катнашып юкә чәчәгеннән ясалган хуш исле чәй эчәргә җыйналдылар. Балаларда тирә-як мохиткә, хезмәткә ихтирам тәрбияләү, зәвыклы булырга өйрәтү Р.Фәхреддин музее хезмәткәрләре даими рәвештә башкарып килә торган эшләрнең тагын бер үзенчәлекле юнәлеше.

“Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз” дигән асыл фикерне Р.Фәхреддин үсеп килүче буынны тәрбияләү эшендә хезмәт итүчеләр өчен язган. Балаларда үсеп утыручы агачка, утыртылган чәчәккә мәхәббәт тәрбияли алмасак, шәһәрләребезне бизәп торучы матур клумбаларны таптап чыгып китү гадәти хәлгә әверелергә мөмкин. Без куйган хезмәтне, табигать ана бүләк иткән матурлыкны саклап, гүзәллекне арттыру эшен иң беренче тәрбиядән башларга кирәтер мөгаен.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International