Район башлыгы Бөек Ватан сугышы ветеранын юбилее белән котлады

2014 елның 29 июне, якшәмбе
Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов медицина тармагында иң яхшы хезмәткәрләрнең берсе булган Бөек Ватан сугышы инвалиды Энҗе Уразаеваны 90 яше тулу белән котлады. Ул ветеранның өенә кунакка сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин һәм халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Закирҗан Шакирҗанов белән килде.

Хуҗабикә кунакларны якты йөз белән каршылады, өстәл янына чакырды. Үткәннәр турында җылы сөйләшү булды.

Фельдшерлык-акушерлык техникумын тәмамлаган 19 яшьлек Энҗе Серпухов шәһәрендә укыганнан соң 1нче Белоруссия фронтында радиоразведчик булып хезмәт итә. Өлкән сержант званиесе ала, сугышта ахырына кадәр катнаша. Рейхстаг стенасындагы 18 меңләп имза арасында үзенеке дә булуын ул горурлык белән искә ала.

Сарман районында авылда туып үскән кыз гомере буена Әлмәттә яши, эшли. Аның бик күп сугышчан бүләкләре бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International