Әлмәт физкультура көллиятендә хәрби эшкә өйрәнү өчен җыелу булды

2014 елның 29 июне, якшәмбе
Җыелуның программасында стройда йөрү, физик, тактик әзерлек, атарга өйрәнү, хәрби-гамәли һәм спорт ярышлары, ату коралын сүтеп-җыю бар иде. Студентлар әзерлекнең барлык төрләре буенча зачет бирделәр, ярышларда актив катнаштылар.

Әлмәт хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы Евгений Гурков, мәгариф идарәсенең ветераннар советы һәм патриотик тәрбия бирү комиссиясе рәисе Вахит Гыйззәтуллин, җыенның башлыгы, көллият укытучысы Миннерази Хәйдәров студентларга яхшы хәрби әзерлектә булуларын, ныклык күрсәтүләрен, сәламәтлек һәм уңышлар теләделәр.

Быел патриотик эшне иң яхшы оештыруга конкурс йомгаклары буенча көллият “Уку йортларында патриотик эшне оештыру” номинациясендә районда беренче урын алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International