Наркотикларга каршы көрәш: күмәк эш тау күчерә

2014 елның 28 июне, шимбә
Бер ай элек Татарстанда «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы башланып киткән иде. Июнь ахырына кадәр республиканың барлык оешма һәм идарәчелекләре әлеге афәткә каршы көрәште. Ниһаять, шушы көннәрдә әлеге акциягә тәүге нәтиҗәләр ясалды.

Әлеге айлык беренче мәртәбә узган ел үткәрелгән иде. Аның нәтиҗәләре исә наркотикларга каршы көрәш идарәсе вәкилләрен дә шаккатырды. Бер ай эчендә наркотиклар белән бәйле 350дән артык җинаять ачыкланды, 60 килограммга якын наркотик матдәләр әйләнештән алынды, 220 әфьюн кулланучы административ җаваплылыкка тартылды.

Хокук сакчылары ролендә – халык

Әлеге чараның шундый зур нәтиҗәләргә китерүе аңлашыла, чөнки биредә наркотиклар әйләнешен полиция хезмәткәрләре генә түгел, ә халык та контрольдә тота. Алар «ышаныч» телефоннарына шалтырата, үз проблемалары белән уртаклаша яисә наркопритоннар турында хәбәр итә.

«Наркотикларсыз тормыш» айлыгы быел да яхшы гына нәтиҗәләргә китерде. Мәсәлән, әлеге айлык дәвамында Татарстан наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсенең «ышаныч» телефонына барлыгы 91 хәбәр килеп ирешкән. Бу башка айлар белән чагыштырганда 1,5 тапкырга күбрәк. Әлеге мөрәҗәгатьләр буенча гына да биш җинаять эше ачылган, алты административ хокук бозу очрагы ачыкланган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге хәбәрләрне тикшерү бүген дә дәвам итә.

Башка саннарга килгәндә исә, 20 майдан алып 23 июньгә кадәр әлеге идарә тарафыннан барлыгы наркотиклар әйләнеше белән бәйле 130 җинаять теркәлгән. Аларның 28ен җинаятьчел төркемнәр кылган булса, 99ы исә наркотик матдәләр сату белән бәйле.

«Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында әфьюн сату белән шөгыльләнүче җинаятьчел төркемгә карата ике җинаять эше ачылган. Әлеге төркемгә керүче 20дән артык җинаятьче кулга алынган. Бактың исә, алар Алабуга һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге наркоманнарны синтетик әфьюн белән тәэмин итеп торган икән.

Шул рәвешле, хокук сакчылары бер ай эчендә 12 килограмм наркотик һәм психотроп матдәне кулга төшерүгә ирешә.

Велосипедчылар әфьюннең зыяны турында сөйли

Шунысын да билгеләп үтү кирәк, 26 июнь дөньяда Халыкара наркотиклар һәм аларның әйләнешенә каршы көрәш көне буларак бәйрәм ителә. Мәсәлән, бу көнне Татарстанда махсус веломарафон старт алды. Анда катнашучылар Татарстан шәһәрләрендә һәм күрше төбәкләрдә булып, тыелган препаратларның зарары турында 3 миллионнан артык кешегә сөйләде.

Быел наркотикларга каршы веломарафон Казан авиация иниститутында белем алган Россия герое, танылган авиаконструктор һәм велосипед спортын яратучы Михаил Симоновның 85 еллыгы уңаеннан оештырылды. Бу шәхес кайчандыр Казан – Мәскәү – Тбилиси – Сочи – Казан маршруты буйлап велосипедта 35 көн сәяхәт иткән булган. Быелгы марафонда исә барлыгы 20 кеше катнашты. Алар арасында профессиональ веломарафончы Павел Грачев та бар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу көнне Казанда наркотикларга каршы көрәшкә багышланган «Сәламәт бул! Бие!» дип аталган киң колачлы чара уздырылды. Әлеге флешмоб «Наркотикларсыз тормыш» айлыгының үзенә күрә бер йомгаклау тантанасы ролен үтәде. Чара барышында дәүләт структуралары вәкилләре айлык кысаларында узган чараларда аеруча актив катнашкан волонтерлар һәм укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Быел Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе беренче мәртәбә актив гражданлык позициясендә торган һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барган балаларның әти-әниләрен дә бүләкләде.

"Интертат.ру"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International