Әлмәтлеләр диаспартакиадада катнашты

2014 елның 28 июне, шимбә
Россия Президенты башлангычы белән беренче тапкыр Казанда шикәр чире белән авыручы балалар өчен спартакиада үтте.

Анда Татарстан, Башкортстан республикаларыннан, Пермь һәм Самара өлкәләреннән шикәр диабеты белән авыручы 45 бала катнашты.

Әлмәттән эндокринолог Г.Ф Шафигуллина белән 6 бала барган иде. Спартакиада Универсиада авылында үтте. Балалар волейбол, футбол, пионербол, гандбол буенча ярыштылар, “Күңелле эстафеталар”да катнаштылар. Спорт ярышларыннан тыш иҗади бәйгеләр дә оештырылды.

"Әлмәт таңнары" газетасыннан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International