Бүген изге Рамазан ае башлана

2014 елның 28 июне, шимбә
Бүген мөселманнар өчен изге Рамазан ае башлана. Ай башы һәм уразаның беренче көне 28 июньгә туры килә.

Кичә Татарстан мәчетләрендә тәрәвих намазы укылды. Рамазан ае – мөселманнар өчен иң хөрмәтле, изге ай. Ай дәвамында ураза тотыла, мөселманнар тәүлекнең якты вакытында ашау-эчүдән, интим мөнәсәбәтләрдән тыелып торалар.

Әмма мондый тыелу – ураза тотуның тышкы ягы гына. Рамазан аенда иң мөһиме – бөтен вакытыңны Аллаһе Тәгаләгә, аның әйткәннәренә якынаюга багышлау.

Ураза бәйрәме 28 июльдә, Корбан бәйрәме 4 октябрьдә башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International