Бүген Әлмәттә Яшьләр көне билгеләп үтелә

2014 елның 28 июне, шимбә
Бәйрәм программасы бик бай, шәһәрдәге барлык мәдәният-күңел ачу мәйданчыкларында да чаралар оештырыла. Мәсәлән, 10.00 сәгатьтә “Нефтьче” МС каршындагы мәйданда “Татнефть” ААҖ предприятиеләрендә, сервис идарә компанияләрендә эшләүче яшьләрнең форумын ачу тантанасы була.

10.30 сәгатьтән шәһәрдәге төрле мәйданчыкларда волейбол, стритбол, картинг, зур теннис, флорбол, кыяга менү ярышлары, шулай ук “Әни, әти һәм мин – бердәм гаилә” эстафетасы була. Профессионаллар “Бал биюләре”, “Заманча биюләр” юнәлешләрендә мастер-класслар үткәрәчәк. Шарлавыклы буаларда брейк-данс белән башлап шөгыльләнүчеләр өчен 1нче ачык фестиваль үтәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International